

Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров районнар һәм шәһәр хакимиятләре башлыклары белән үткән киңәшмәдә торак-коммуналь хуҗалыкның кышкы чорда эшчәнлеге мәсьәләләрен күтәрде.
“Узган атнада республика территориясендә салкын һава урнашты. Кайсыбер районнарда һава температурасы “минус” 40 градуска җитте. Бу фактор бөтен коммуналь комплексның эшен сынау булып тора”, – диде Андрей Назаров.
Тармакның кышкы шартларда эшләргә әзерлеге турында республика премьер-министры урынбасары Алан Марзаев телмәр тотты. Аның әйтүенчә, республикада барлыгы 2353 кешелек 370 авария бригадасы эшли. Коммуналь хезмәтләрнең бурычы – торак йортларны җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итүгә кагылышлы аварияләрне тиз арада бетерү.
“Муниципалитетлар башлыклары җылылык белән өзлексез тәэмин итүне һәм авария хәлендәге хәлләргә юл куймауны контрольдә тотуны көчәйтергә тиеш. Шулай ук карны вакытында чистарту, ишегалды территорияләрен үз вакытында җыештыру эшен контрольдә тотарга кирәк”, – дигән бурыч куйды премьер-министр.