

Сез андый егеткә кияүгә барыр идегезме, туташлар?
Туй күлмәген киеп кияүгә чыккан ханымнар һәм аны киячәк туташлар, сез ничек уйлыйсыз, туй күлмәген кем сайларга тиеш? Әйе, бәхәссез, аны гомер-бакый кияүгә чыгучы кыз үзе сайлый һәм туй көненә кадәр булачак иренә күрсәтмәскә тырыша.
Ә менә бу очракта кәләш булырга тиеш туташ кибеткә булачак каенанасы белән киткән. Ни килеп чыккан инде моннан? Хәзер аңлашылыр.
Туташка бер күлмәк ошаган, ә каенанага икенче төрлесе. Ул булачак киленен нәкъ шундый күлмәктә күрергә хыялланган, имеш. Тик туташ үзенә ошаганын алган. Бөтен ыгы-зыгы, чым-чыкыр, тавыш-гауга шуннан башланган...
Кибеттә дә кәләш яклы булганнар. Әмма кульминацияне кияү тудырган. Башта кәләшен әнисен рәнҗетүдә гаепләгән, аннары, яшертен генә, теге күлмәкне кибеткә илтеп, әнисе сайлаганнан алып кайтып куйган.
Билгеле инде, кәләш тә “пыр” тузган, шуннан ахирәте янына китеп, анда яши башлаган. Ире буласы кешенең шалтыратуларына да җавап бирми, ди, чөнки тегесе гафу үтенеп түгел, әнисе сайлаган күлмәкне кияргә үгетләп шалтырата икән.
Бу тарихны ишеткән-күргәннәр бер дә битараф калмый, әлбәттә. Алар кызга йөзекне кайтарып бирергә дә, “әни улы”н онытырга киңәш итә. “Яшәсен үз әнисе белән, башка килен эзләсен”, диләр. Хәтта егетне гафу иткән очракта да гаилә килеп чыкмаячак, диләр.
Ә сез нинди фикердә, җәмәгать? Әниләрнең “сукыр мәхәббәте” чамаданы тыш булса яхшыга илтәме?
Сез андый егеткә кияүгә барыр идегезме, туташлар?