

Табиб-терапевт, диетолог, медицина фәннәре докторы Маргарита Королева тунецны сәламәтлек өчен иң зыянлы балык дип атаган. Аның сүзләрен «Мәскәү 24» китерә.
«Яше зур булган, күптән йөзгән балык, мәсәлән, тунец, үзенә терекөмешне кенә түгел, әллә никадәр авыр металлларның тозларын туплый”, - ди ул.
Белгеч сүзләре буенча, тунец белән даими сыйлану агулануга китерә, шуңа күрә кеше тиз арый башлый, эш сәләте кими һәм иммунитеты төшә. Җитмәсә, бавыр функциясе бозыла икән.
Диетолог тунецны мөмкин кадәр сирәгрәк кулланырга киңәш итә. Ул балыкларның куркынычсыз төрләренә өстенлек бирегез,ди. Аның сүзләре буенча, треска – тәрәч балыклары иң файдалысы икән. «Алар организмга җитәрлек дәрәҗәдә минераллар һәм бик яхшы үзләштерелгән аксымнар бирә», ди Королева.
Фото: Unsplash