Уйланырга урын бар
5 декабрь 2022, 17:45

Пенсияңне, әби, кем алыр?

Берәү килерме, бишәүме?

Пенсияңне, әби, кем алыр?Пенсияңне, әби, кем алыр?
Пенсияңне, әби, кем алыр?

Берәү килерме, бишәүме?

 

Лаеклы ялда булган кеше вафат булса, алып бетерелмәгән пенсия мәсьәләсе дә туу ихтимал. Аны алыр өчен вакытны сузмый гына Пенсия фондына гариза язарга кирәк.

Пенсия фонды хезмәткәрләре аңлатуынча, вафат булуы сәбәпле, алынмый калган пенсия акчасы мәрхүмнең туганнарына бирелә. Тик бу эшнең үз нечкәлекләре бар.

Беренчедән, мәрхүмнең пенсиясе ул бакыйлыкка күчкән ай өчен генә бирелә. Икенчедән, әлеге акча аның туганнарына күчәсе мираска керми. Бу акчага бары тик вафат булган пенсионер белән бер түбә астында гомер кичергән якыннары гына дәгъва итә ала. Түләнми калган пенсияне алу өчен мәрхүмнең туганнары пенсионерның вафатыннан соң алты айдан да калмыйча Фондка мөрәҗәгать итәргә тиеш.

 Пенсия фонды белгечләре билгеләвенчә, әлеге акчаны сорап, мәрхүмнең берничә туганы килсә, ул аларга бертигез өлешләргә бүлеп бирелә.

 Алынмый калган пенсияне юллар өчен  мәрхүмгә аны түләүне башкарган Пенсия фондының территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда берничә документ тапшырырга кирәк булачак: гариза язучының паспорты, пенсионерның вафат булуы хакында танытма, гариза иясенең мәрхүм белән туганлыгын дәлилләүче һәм бер фатирда яисә йортта яшәгән, теркәлгән булуы хакында белешмәләр.

Фото:horoscopes.rambler.ru

Пенсияңне, әби, кем алыр?
Пенсияңне, әби, кем алыр?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас