Уйланырга урын бар
29 ноябрь 2022, 12:15

Судка ярты миллион акча алып килгән

Менә сиңа, мә! 

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Стәрлетамакта яшәүче бер ирнең үз баласына ярты миллион сумнан күбрәк алименты җыелган.

Ата кеше хезмәт хакының дүрттән бер өлешен ай саен малаена күчереп барырга тиеш булган. Әмма ваемсыз ир үз баласына ярдәм итмәгән.

“Нәтиҗәдә аның алимент буенча 500 мең сумлык бурычы җыелган. Ул башта административ җаваплылыкка тарттырылган. Акчаларны түләмәгәч, җинаять эше ачылган”, – диләр Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан буенча баш идарәсеннән.

Баласына алимент түләргә ашыкмаган ир хөкемгә тарттырылу аның планнарын бозачагын яхшы аңлаган. Шуңа ул суд утырышына бурыч суммасын тулысы белән алып килгән. Суд процессы барышында ир 506 мең сум акчаны малаен тәрбияләүче якка тапшырган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас