Уйланырга урын бар
28 ноябрь 2022, 18:01

Укучыларга май урынына маргарин ашатмакчы булганннар

Ә ил һәм республика буенча шундый ачыкламаган очраклар күпме?

Россельхознадзорның БР буенча матбугат хезмәтеннән.Россельхознадзорның БР буенча матбугат хезмәтеннән.
Фото:Россельхознадзорның БР буенча матбугат хезмәтеннән.

Россельхознадзор мәгълүматлары буенча, Свердловск өлкәсеннән “Башкирский масложировой комбинат”ка   килеп чыгышы билгесез монолитларда 50 тонна шикле  сөт ризыгы кайткан. Арытаба компания аны шәхси эшкуар Рамил Йосыповка озаткан. Ул исә  хәвефсезлекне раслаучы процедуралар үтмәгән 6 тонна майны төргәкләргә бүлгәләгән һәм өлешчә “Байрам” кибетләр челтәренә, күмәртәләп сату складларына, шәхси эшкуарларның сәүдә нокталарына саткан. 480 кг продукцияне Йосыпов “Наш дом” җәмгыяте аша Күмертау мәктәпләрен ризык белән тәэмин итүче комбинатка юнәлткән.

Россельхознадзор инспекторлары хәвефле сөт ризыгы өлгеләрен тикшерүгә алган. Лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча,  продукциядә үсемлек майлары ачыкланган. 480 кг май комбинаттан алынган. Эшкуар административ җаваплылыкка тарттырылган.

Чыганак: kumertime.info

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас