Гашыйк булырга ашыкма!
Үзегез кияүдә яки өйләнгән кеше икән, берәрсенә гашыйк булу мөмкинлеге турында уйлап та карамагыз!
- Аксыл чәчле егетләрдән качыгыз – алар ышанычсыз була, диләр.
- “Берәр хезмәттәшегезгә карата күңелегездә якты хисләр уяна баруын тоеп аласыз икән, шуның белән бәйле мәшәкатьләргә күмелә башлаганчы, тиз арада аны онытырга ашыгыгыз.
- Авылда яшәүчеләр шәһәрнекеләргә зур өмет багларга ашыкмасын иде.
- Артист, җырчы кебек сәнгать кешеләренә дә гашыйк булмаска тырышыгыз, алар без гадәтләнмәгән, сәеррәк тормыш алып барырга күнеккән.
- Йолдызлыкларыгыз туры килү-килмәүгә дә игътибар бирергә кирәк. Йолдызлык билгеләрегез туры килгән очракта да сак булыгыз: Үгезбозау һәм Чаян ир-атлар хатын-кызларга газаплар китерер өчен генә яратылган, дип искәртә йолдызнамәләр.
- Үзегез кияүдә яки өйләнгән кеше икән, берәрсенә гашыйк булу мөмкинлеге турында уйлап та карамагыз! Шуны истә тотыгыз: без бит ул беркайчан да капчыкта ятмый, яшерен әйберләр барыбер бар дөньяга тарала.
Фото: uznayvse.ru