Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
24 ноябрь , 19:30

Куркыныч матурлык

Чибәрлек эзләп киткән дә...

Куркыныч матурлык
Куркыныч матурлык

Чибәрлек эзләп киткән дә...

 

Русияле бер ханым Көньяк Кореяга барып, битен тарттыру буенча операция ясаткан. Сеулның бик билгеле профильле клиникасында аңа 21 ноябрь көнне операция ясаганнар, әмма 23ендә ул үлгән. Бу хакта полиция мәгълүматларына таянып News1 белдерә. Полиция хәзер бу эшне тикшерә.

Матурлык корбанына әверелгән ханымга 40 яшь тирәсе булган. Аның хәле начарая башлагач, икенче клиникага илтмәкче булганнар, әмма ул бик тиз җан тәсли кылган.

Моннан алдарак, 8 ноябрьдә, Мәскәүдә пластик операция өстәлендә яткан 22 яшьлек ир-егет тә үлеп киткән

 Щукин урамындагы клиникада 1 сәгать 10 минут дәвамында аның танавына һәм танау кимерчәгенә операция ясаганнар. Операция беткәч, ир-егетнең йөрәге туктаган.

Бу пациентның буе –180 см, ә гәүдә авырлыгы 150 кг булуы мәгълүм. Операция алдыннан тромбоэмболия куркынычы аз дип билгеләнгән.

 

Фото: fotoxcom.ru

 

 

 

 

 

 

Куркыныч матурлык
Куркыныч матурлык
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас в