

Мәскәүнең 235нче гарнизон суды полковник Иван Мертвищевны ике айга өй арестына җибәргән. Сәбәбе – Русия Кораллы көчләре Генераль штабының оештыру-мобилизация идарәсендә эшләүче, хәрби хезмәткә чакырылыш өчен җаваплы Иван Мертвищев ришвәт алуда тотылган, дип яза “Коммерсантъ” басмасы. Ришвәте дә нинди диген – кер юу машинасы...
Эш болай була: 1 ноябрьдә көзге чакырылыш башлангач, полковник Мәскәүнең Раменки районындагы Берләштерелгән хәрби комиссариатка тикшерү белән барырга булган. Үзенең киләсен хәрби комиссарга бер атна алдан хәбәр итә. Сөйләшүдә ул бу военкоматта призывникларны җыю эше начар баруына ишарә иткән. Документлар тәртиптә булса да, бәйләнерлек әйбер табылачагын, моның инде җитәкчелекнең абруена да, комиссарның карьерасына да йогынты ясаячагын белдергән. Полковник проблеманы хәл итеп булачагын да искәртергә онытмаган: ул үзенә хакы 70 мең сумнан да очсыз бумаган кер юу машинасы кирәклеген әйткән.
Хәрби комиссар бу тәкъдим белән килешкәнгә сабышкан. Әмма үзе әлеге хәл турында Федераль иминлек хезмәтенең хәрби контрразведка департаментына гариза язган.
Нәтиҗәдә, кер юу машинасын тапшырганда Мертвищевны кулга алганнар. Аңа карата ришвәтчелек алу турында җинаять эше ачылган. Полковник үз гаебен тулысынча таныган.