Уйланырга урын бар
21 ноябрь 2022, 16:31

“Исерек” җинаятьләр азайган

Алкогольдән агуланып үлүчеләр дә кимегән...

ysia.ruysia.ru
ysia.ru

Агымдагы елның 9 аенда республикада исерек хәлдә җинаять кылулар күрсәткече 13 процентка азайган. Бу хакта бүген оператив киңәшмәдә сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, быел 5953 кибет алкогольле эчемлекләрне берәмләп сата. Гыйнвардан сентябрьгә кадәр аларда 36 миллион литр каты эчемлек сатылган. Бу – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,6 процентка күбрәк.

“Әлеге хәл легаль сату нокталары артуга бәйле”, – ди министр.

Шул ук вакытта алкоголь белән агуланулардан үлем очраклары да кими. Республикада бу күрсәткеч 100 мең кешегә 1,4 туры килә. Ил буенча ул – 6,4.

“2018 ел ахырында бездә контрафакт алкогольдән үлү саннары буенча күрсәткеч югары иде, – ди Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. – Бергә без күрсәткечләрне яхшырттык. Нәтиҗәле эшегез өчен рәхмәт. Бу эшне дәвам итәргә кирәк”.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас