

Коронавирус дигән куркыныч чир моннан өч ел элек барлыкка килгән.
2019 елгың 17 ноябрендә Кытайда Хубэй провинциясендә яшәгән 55 яшьлек иргә яңа диагноз куялар. Бу – ковидның беренче тапкыр рәсми теркәлүе була. Әмма аның нәкъ коронавирус икәнлеге декабрьдә генә ачыклана.
Кытайда башланган ковид-19 безгә килеп җитмәс кебек иде. Ләкин бу чир өчен бернинди киртәләр дә юк иде шул... Котырынып килде ул: күпме кешенең гомерен өзүгә сәбәпче булды, күпме кешенең сәламәтлегенә зыян салды...
Соңгы мәгълүматлар буенча Башкортстанда барлыгы 334 680 кешегә ковид диагнозы куелган. Ил буенча бу сан – 21 540 891. Ковид аркасында 391 509 кешенең гомере өзелгән...
Бүген инде кешелек бу чир белән бергә яшәргә өйрәнеп бара кебек. Шулай да, беркөн килеп, ул бөтенләй юкка чыкса – нинди яхшы булыр иде.