

Чишмәләре кыйблага карап ага.
Самара өлкәсенең Похвистнево районы Мәчәләй авылы янындагы тау астыннан кайчандыр бәреп чыккан чишмә, челтер-челтер итеп, авыл халкын куандырып ала да Кыйблага таба агып китә. Нинди генә саф сулы булса да, һәр чишмәгә ярдәм кирәк.
Авылда бу эшне әлеге чишмә янында урнашкан мәчетнең дин әһелләре үз кулларына алалар.
Авылдашларыннан ярдәм сорап, планлаштырылган эшләрне җиренә җиткереп, матур иттереп чистартып, яңартып куйганнар алар чишмә тирәсен.
Бу чишмәне мәчет әһелләре эшләп чыгарганга күрә, «Мәчетләр чишмәсе» дип атарга булганнар. Авыл кешеләре моңа бик шат. Киләчәктә дә шушындый эшләрне бергәләшеп эшләргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсә иде. Шушы чишмә каршында кылган догаларыбыз, теләгән теләкләребез кабул булып, дөньяларыбыз тыныч, табыннарыбыз мул, якын кешеләребез һәрчак яныбызда булсын. Әмин!
Мәчәләй авылы кешеләре шундый теләктә.