

Башкортстанның атказанган артисты, автор җырларын башкаручы Рамил Бадамшин октябрь ахырында Александр Доставалов исемендәге батальон егетләре янына концерт белән барган. Ул үзенең күргән-кичергәннәре, хис-тойгылары турында “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына интервью биргән.
“Сугышчылар турында җырлар башкарганда аларның төбәлеп караган үткен карашларын тойдым. Алар тормыш кадерен аңларга өлгергәннәр. Кинотасмадагы кебек, аларның күзләрендә күңел кичерешләрен, эмоцияләрен күрдем. Яшермим, аларда сагыш та бар иде. Ә йөзләренә елмаю чыкканда, ә ул елмаюлар чын күңелдән, шуны аңладым: хәрби хезмәткәрләрнең күңелендә җиңүгә ышаныч бар. Шуңа без үзебезнең ир-егетләргә ярдәм итәргә тиеш”, – ди Рамил Бадамшин.
Ул хәрби операциядә катнашырга теләк белдерә. Әмма военкоматтан повестка килмәгән. Шуңа карамастан, артист күңеле кушканча эшли – ул махсус хәрби операция территориясенә республикадан гуманитар ярдәм составында бара.
“Әгәр Ватан чакырса, хезмәт итәргә барам. Ә әлегә минем корал – гитара, җырлар һәм сүзләр. Хәрби хезмәткәр булмасам да, гитара белән булса да сугышчыларны хуплыйсым килә. Әлбәттә, бу зонага барыр алдыннан дулкынландым. Ләкин үземә бу соңгы баруым түгел икәнлеген карар иттем. Солдатлар янында буласым килә. Әгәр гитараны автоматка алыштырыр вакыт килсә, шулай итәчәкмен”, – дип сөйләгән җырчы.
Әйтергә кирәк, Рамил Бадамшин – битараф кеше түгел. Ул укытучылар, табиблар, балалар өчен концертлар куя, 20 елдан артык хөкем ителгәннәр белән эшли. Ә махсус хәрби операция зонасына барыр алдыннан ул солдатлар өчен “Нива” машинасы сатып алган.
“Бүген беркемгә дә җиңел түгел. Шуңа кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам”, – дигән Бадамшин.