

Бу хәл турында танышым сөйләде. Аңа үз чиратында сабые балалар бакчасына йөргән ахирәте сөйләгән. Чындырмы бу хәл, юктырмы, исбат итәргә алынмыйбыз. Әмма ул уйланырга, гаҗәпләнергә һәм “Балалар үлемне күрәме?” дигән сорауга җавап эзләргә мәҗбүр итә.
Шулай итеп, танышымның ахирәте сөйләгәннәрне сезгә дә бәян итәргә уйладык.
“Мин үзем яшь хатын, ирем һәм 4 яшьлек кызым бар. Сабыем белән 3 ел декрет ялында утырдым, аннары нәниемне балалар бакчасына урнаштырдым. Үзем эшкә чыктым. Кызыма балалар бакчасы бик ошады. Яхшы кәефенең, анда теләп йөрүенең төп сәбәбе тәрбияче иде. Ул – мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә 20 ел эшләгән һәм зур тәҗрибәгә ия сөйкемле ханым иде.
Миңа бу ханым беренче күрүдә үк ошады. Ул һәрвакыт ягымлы, тәртипле, җыйнак, зәвык белән киенә. Иң мөһиме – тәрбияче балаларны ярата һәм һәрберсе белән уртак тел таба белә. Ирем белән без “сабыебыз яхшы төркемгә, яхшы тәрбиячегә эләкте” дип сөендек. Кызым исә балалар бакчасына рәхәтләнеп, теләп йөрде һәм беркайчан да көйсезләнмәде.
Ләкин биш айлап вакыт үтте һәм, кем әйтмешли, эшләрнең көе китте. Кызым бакчадан кәефсезләнеп, боегып, кайчагында хәтта куркып та кайта башлады. Моны күреп, мин борчылдым һәм баламның начар кәеф белән кайтуының сәбәбен белергә тырыштым. Башта ул бернәрсә дә әйтергә теләмәде, ләкин соңыннан... тәрбияче артыннан куркыныч кыяфәтле, кара киемле бер хатынның ияреп йөрүе турында аңлатты. Кызым сөйләвенчә, хатын озын буйлы, юка гәүдәле, кара күлмәктә, йөзе ничектер төссез, күзләрен, танавын һәм иреннәрен яхшылап күреп булмый икән.
Боларны ишеткәч, мин бик гаҗәпләндем. Балалар бакчасында нинди чит хатын булырга мөмкин? Җитмәсә, куркыта торган куркыныч кыяфәтле, ди бит сабыем. Бәлки, кызым нидер бутагандыр? Бәлки, бу аның фантазиясе генәдер?
Икенче көнне кызымны балалар бакчасыннан иртәрәк алырга, тәрбиячене күреп сөйләшергә һәм бу хәлләрнең аешына төшенергә ниятләдем. Кызымны күргәч, аңардан тыныч кына: “Теге кара киемле хатын мондамы?” дип сорадым. Ләкин бала башын чайкады һәм “бүген юк” диде.
Шуннан сон мин тәрбияче янына килеп, аларның коллективында кара күлмәк киеп йөрүче ханым бармы дип кызыксындым. Ул миңа гаҗәпләнеп карады һәм тәрбиячеләрнең эштә кара кием киеп йөрмәүләрен аңлатты. “Караңгы төстәләр балалар психикасына тискәре йогынты ясый, шуңа күрә бездә ачык төсләргә өстенлек бирелә”, - диде.
Мондый җавап мине канәгатьләндерде. Ләкин шулай да: “Ә сезгә кара кием кигән берәр ханымның килгәне юкмы?” дип сорамый булдыра алмадым. Тәрбияче башын чайкап, балалар уйнаган, йоклаган бүлмәләргә чит кешеләргә керү тыела, дип белдерде. Бу җаваптан соң мин кызымның фантазиясе бай, ә кара киемле апаны башка җирдә күргәндер дип уйладым. Кайвакыт якын-тирәдә яшәүче әбиләр, апалар балалар ишек алдында уйнаганда койма буена килеп, сабыйларга карап торырга ярата бит.
Алдагы ике көндә кызым сәер хатын турында бернәрсә дә әйтмәде. Ләкин өченче көнне кара күлмәк кигән ханым кабат күренде диде. Шулай итеп, бер атна үтте. Серле кунак көн саен балалар бакчасына килеп, тәрбияче артыннан ияреп йөри булып чыкты. Миңа кызымны тынычландырудан, курыкмаска өндәүдән башка чара калмады.
Ләкин алдагы атнада тагын да ныграк гаҗәпләнергә туры килде. Эш шунда – бүтән ата-аналарның балалары да өйдә серле кара хатын турында сөйли булып чыкты. Без бу хәлләргә җавап табарга ниятләп, барыбыз бергә тәрбияче янына килдек, әмма ул катгый рәвештә бер чит ханымның да балалар бакчасына килмәвен әйтте. Тәрбияченең борчылуы күренеп тора иде. Ә мине ниндидер шомлы бер хис басты. Мин башка ата-аналарга карадым һәм аларның да шул ук хис-тойгыларны кичерүләрен аңладым.
Киләсе дүшәмбе иртәсендә, кызымны балалар бакчасына алып килгәч, безне бөтенләй башка тәрбияче каршы алды. Ул элекке тәрбияченең үлүе турында әйтте. Аның тромбы ычкынган, ә табиблар берничек тә ярдәм итә алмаган. Балаларга психикаларын имгәтмәс өчен, элеккеге тәрбияченең үлүе турында әйтмәгәннәр. Аларга: “Ул хәзер икенче садикта эшли”, - дигәннәр.
Көннәр, атналар үтте. Кызым кара киемле хатын турында онытты һәм башкача безне куркуга сала торган сәер сүзләр сөйләмәде. Ә мин бу хәл турында озак уйланып йөрдем һәм: “Балалар үлемне күрә” дигән нәтиҗәгә килдем. Сәер ханымның көн саен балалар бакчасына килеп, тәрбиячегә ияреп йөрүен башкача ничек аңлатырга?
Элина.
Чыганак: factruz.ru