

“Кайтам, авылыма кайтам! Шәһәрегездә үзегез яшәгез!” – дип сүз башлады кинәт кенә янымда утырган әби. Хәер, әби яшенә кереп кенә барадыр әле ул, өлкән яшьтәге апа дисәң дөресрәк булыр. Гәрчә бер сүз катмасам да, аның миңа эндәшүен аңлап: “Нигә яратмадыгыз Уфаны?” – дип сораган булдым. Җавапка һәр авыл кешесе әйтә торган “Дүрт стена эчендә тыным кысыла”, “Җиргә басып йөрмәгәч, асфальтта аякларым яңгырый” кебек сүзләрне әйтер дигән идем. Әмма ул:
-Әллә нинди усал, ваемсыз монда халык. Берәрсенең йөзе ачылса! Син эндәшсәң, кашлары тагын да ныграк җыерыла төсле. Ниндидер мөһим эшләреннән аерган кебек үзеңне гаепле тоясың, - дип тезеп китте.
“Ә авылда башкачамы?” диюгә:
-Авыл да үзгәрә шул, - дип көрсенде. Һәм тыңлаучы барлыгына тәмам инанып, иркенләп сөйләп китте.
- Мин бөтенләй башка авылны хәтерлим. Капкалары бикләнми торган, кешеләре бергә яшәгәнен. Авыл кешесендә дә җылы бетеп килә... Шуның бөтенләй беткәнен күрми генә теге дөньяга китә алсам ярар иде. Менә шәһәргә килгәч, балаларымның барысын бергә җыйдым да, васыятемне әйттем әле. “Минем китеп барганымны сәгате-минуты белән барлык туган-тумачага, иң якыныннан алып чыбык очына кадәр хәбәр итегез! Авыл кешеләренең дә белмәгәне калмасын! Өчемне, җидемне, кырыгымны өемдә зурлап, барысын да чакырып укытыгыз. Кешеләр алдында йөзем якты, фани дөньядан кача-поса китәрлегем юк!” – дидем.
Соңгы сүзләр әллә ничек сискәндереп җибәрде. Үзем дә сизмәстән: “Фани дөньядан качып китеп буламыни?” – дип сорап куйдым. Була икән...
Күптән түгел авылларында өлкән яшьтәге бер әби дөнья куйган. Бер очта яшәсәләр дә, әңгәмәдәшем белми калган. Чөнки мәрхүмәнең читтә яшәгән балалары тиз генә кайткан да, тиешле документларны эшләтеп, шәһәрдән “җеназа хезмәте”н чакыртып, шул ук көнне диярлек (таң атар алдыннан өзелгән) җирләп тә куйган. Хәстәрлекле балалар үзләре белән шәһәрдән муллага кадәр алып кайткач, авылның хәзрәте дә белми калган хәтта. Урамда да, кибеттә дә күренми башлаган әбине “югалткан” авыл халкы әлеге хәлне белгәч, берчә аптыраган, берчә кыенсынган...
Кеше ышанмастайны чын булса да сөйләмә, диләр. “Мондый хәлгә калмады бит әле авыл!” диясе килә дә ул... Әмма ни кызганыч, үз туган авылымда да шуңа охшаш хәлне ишетеп беләм шул.
Адәм баласының өч туе була диләр. Бәби тапсалар да, никахлашсалар да әллә күпме чыгымнар күтәреп, “ду” килеп бәйрәм итәләр. Ә менә соңгы туйны артык мәшәкатькә санап, “кыскарта” башлаганнар булып чыгамы?
Тормыштагы чын мәшәкатьләр белән уйдырма, ясалма мәшәкатьләрне бутап бетермәдек микән без? Тырышып-тырышып артык мәшәкатьләрдән котылу юлын эзләгәндә ялгышмыйбызмы? Яшәешне җиңеләйтү өчен ниләр генә уйлап тапмыйлар да нинди генә техникалар чыгармыйлар?! Әмма адәм баласы һаман ашыга, һаман вакыт җиткерә алмый. Хәтта мәрхүм булган ата-анасы янында бер көн утырып торырга, хушлашырга вакыты юк аның...
Әлеге гайре табигый хәлгә ризасызлык белдереп, шаккатып утырганда: “Ә нәрсәсенә аптырыйсың? Һәр районда җеназа хезмәте булдырырга күптән вакыт инде. Хәзерге заманда кабер казырга кеше табып булмый ул”,- дип тагын да ныграк аптыраттылар.
Авылларда элек-электән зур эшләрне күмәкләшеп башкару гадәте булган. Халкының бердәмлеге каз өмәләрендә, сугым чорларында, печән эшендә, өй салуда, мәрхүмнәрне соңгы юлга озатуда аеруча нык сыналган. Тик елдан-ел авыл җирендә әлеге зур эшләрне башкарырга ярдәмчеләр табу авырлаша бара.
Читтән туганын алып кайтып җирләгән бер ханым кабер казу өчен авылда 25 мең сум сораганнарын әйткән иде. Белмим, бәлки бу очракта нәкъ читтән булуы роль уйнагандыр. Авылдашларына, бәлки, башка мөнәсәбәттер.Ә бәлки моңа “Кешенең хезмәте, көче кергән һәр эш бәяләнергә тиеш. Эшләгән кешенең дә гаиләсе, балалары бар. Көн күрергә акча кирәк” дигән фикернең авыл кешесенең дә аңына нык кереп утыруы сәбәпчедер. Соңгы юлга озатканда да бар нәрсә һаман шул бер акчага барып тоташамыни? Әллә соң ул элек-электән аңа бәйле булганмы? Картәниләрнең үлемтеккә дип махсус хәер җыйганнарын хәтерлим. Әмма авыл кешесенең хәер өчен җеназага йөргәнен хәтерләмим...
Әлбәттә, авылларның картаюын исәпкә алырга кирәк. Көчле, эш рәте белгән ир-атлар авыл өстендә бармак белән генә санарлык. Булганнары да читкә чыгып китә, вахта белән эшкә йөри. Җәен – бер хәл,ә ачы көздә, салкын кышта кабер казыр өчен чыннан да нык беләкле кеше кирәк шул.
Өстәвенә каһәр генә суккыры коронавирусы дөньяның астын өскә китерде. Кешенең сәламәтлегеннән бигрәк, аңына зыян салды ул. Бер-берсеннән читләштерде, үз эченә йомды, үз өенә бикләде. Берара авыл халкы: “Мәетне күмергә барырга кеше юк, бар да өйләреннән чыгарга курка, кабер казырга бармыйлар”- диешә башлады. Берәүләре чирлегә сабыша, икенчеләре: “Өйдә генә торгач, ишетми калганбыз”,- дигән була. Бүгенге көндә ишек бикләп кенә, хәбәрләрдән котылып булса икән ул?! Авыл өстендә мәет булса, чаптар җибәргән заманнар күптән артта калды. Хәзер һәр авылның, һәр урамның дигәндәй ватсапта чаты бар. Авылдашларыңа мәгълүмат җиткерергә телисең икән, мәчет манарасына менеп кычкырасы түгел, ике-өч сүз язарга да бер-ике төймәгә басарга. Иң мөһиме теләк булсын! Әнә шунысының булмавы, йөрәкне яндыра. Әйе, авылда туып-үскән балалар үсеп чыгып китә дә “шәһәр” законнары белән яши башлый. Ә шәһәрнең аның зираты да башка шул. Авыл үз йолаларын саклап кала алса ярый иде дә бит...
Эльмира Ибраһимова
Фото чыганак: samtatnews.ru