

Уфада бер йортта яшәүчеләр хакимияткә сыра сатучы учреждениегә зарланган. “Пивнушка” белән күршедәш булу йортта яшәүчеләр өчен, кем әйтмешли, кошмарга әйләнгән – хәзер алар монда килүчеләрдән җафа чигә.
"Ни өчен торак йортларда сыра сату учреждениеләре эшләвен дәвам итә? Сүз Октябрь проспектындагы 106/2 йорт, беренче подъезд турында. Безнең тәрәзә төпләрендә – һәрдаим сүгенү сүзләре, акырыш һәм төнге сәгать 2-3ләргә хәтле җырлашулар... Тәрәзәләрне җилләтергә ача алмыйбыз, чөнки пивнушка ишеге төбендә гел тәмәке тарталар. Бөтен җирдә тәмәке төпчекләре, буш шешәләр. Күптән түгел машина капотына эчеп бетелмәгән сыра куеп киткәннәр. Тәрәзә астында һәм подъезд төбендә гел генә пес итәләр!
Роспотребнадзорга мөрәҗәгать иттек, алар безнең мөрәҗәгатьне башка ведомстволарга җибәрәләр. Сыра сатылучы бинадан 90 метрдан кимрәк аралыкта балалар бакчасы урнашкан. Белүемчә, бу ара ким дигәндә 100 м булырга тиеш.
Зинһар, бу проблеманы хәл итәргә булышыгыз! Ябыгыз ул сәүдә ноктасын! Башкача түзәрлек хәл калмады!” – дип язган шул йортта яшәүче Әлфия Г.