Уйланырга урын бар
11 ноябрь 2022, 06:37

Кыз шәһәрдән кияү эзли...

Авылларда эше юк...

dhoz.rudhoz.ru
dhoz.ru

Башкортстанда 14тән 35 яшькә кадәргеләр саны – 1 миллион 131,6 мең. Башстат хезмәткәрләре, Бөтенрусия халык санын алуның соңгы нәтиҗәләренә таянып, шулай дип исәпләп чыгарган.

Аларның 50,6 проценты – ирләр, 49,4 проценты – гүзәл затлар. Күрүебезчә, ир-егетләр белән хатын-кызлар саны арасында аерма әллә ни юк. Әмма шул ук вакытта 30-35 яшьлекләр арасында авылда яшәүче 1000 егеткә нибары 879 гүзәл зат туры килә икән. Чөнки укырга дип шәһәргә киткән кызларның күбесе кире авылга кайтырга ашкынып тормый. Нәтиҗәдә авылда – буйдак егетләр, ә шәһәрләрдә кияү эзләүче ялгыз кызлар саны арта.

Шәһәрләрдә булачак кәләшләрнең чамадан тыш артык булуы, ә авылларда җитешмәве яшь гаиләләр барлыкка килү һәм балалар туу проблемасын куерта, дип борчылу белдерә Башстат белгечләре.

Зөфәр Хәйретдиновның “Буйдаклар” җырындагыча: “буйдаклар йөри картаеп, өйләнергә кеше юк, кыз шәһәрдән кияү эзли – авылларда эше юк”.

Ә сезнең якларда бу уңайдан хәлләр ничек?

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас