Уйланырга урын бар
11 ноябрь 2022, 09:58

Кайсы шәһәр халкы иң кыйммәтле сөт эчә?

Ә сез сөт эчәргә яратасызмы?

leasing.rshb.ruleasing.rshb.ru
leasing.rshb.ru

Пастеризацияләнгән сөтнең хаклары республика буенча шактый аерыла.

Октябрь аенда сөткә иң кыйммәт хаклар Уфада булган. Башкалада сөтнең 1 литры уртача 66,2 сумга җиткән.

Икенче урында Сибай килә: монда 1 литр сөт уртача 65,88 сумга чыга.

Иң очсыз хаклар Нефтекамада. Бу шәһәрдә сөт хаклары уртача – 62,42 сум.

Республика буенча алганда, майлылыгы 2,5-3,2 процент булган пастеризацияләнгән сөтнең хакы октябрь аенда уртача 65,79 сум торган. Ә сентябрьдә ул 65,12 сум иде. Ел башында бу сан 58,90 сум булган, диләр Башстат хезмәткәрләре.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас