

Шатланып, елмеп каршы ал!
Бүген күп ирләр – хатыныннан, ә хатыннар иреннән зарлана. “Бер-беребезне аңламыйбыз, аралашмыйбыз”, янәсе...
Ә моңа кем гаепле? “Өйдәге җәннәтне хатын-кызлар тудыра”,- дигән сүзләр бик дөрестер. Еш кына кичтән гаилә әгъзалары эштән кайтып, очрашалар да, төрлесе төрле бүлмәгә таралыша. Кулларында – телефон! Мондый йортта кичләр ничек үтсен инде?
Гадәттә, анда аралашу мөмкинлеге булмый. Яисә, хатын кич эштән арып кайткан иренә өстәлгә ризыкны китереп куя да, үзе башка эш табып, бүлмәгә китә. Ир дә ашап беткәннән соң бүлмәгә керә, ә хатын кире аш бүлмәсенә кузгала. Менә шулай итеп, хатын-кыз аралашудан үзе үк кача булып чыга. Аларга мондый киңәш бирәсе килә: кадерле гүзәл затлар!Ирегез белән бергә булу мөмкинлеге бүләк иткән һәр мизгелнең кадерен белегез!
Фото: parents.ru