Уйланырга урын бар
11 ноябрь 2022, 09:29

Халыктан ит җыйган

Акчасын бирмәгән.

Халыктан ит җыйганХалыктан ит җыйган
Халыктан ит җыйган

Бүтәннәр исәбеннән баерга теләүчеләр табылып тора.

Туймазы кешесе 2021 елның июленнән ноябренә кадәр урындагы халыктан 8 баш мөгезле эре терлек һәм 215 килограмм ит җыйган. Аларны саткач, акчасын бирергә вәгъдә иткән. Әмма кулына кергән акчаларны хуҗаларына кайтарырга уйлап та карамаган – үзе өчен тотынган. Нәтиҗәдә ул мал хуҗаларына җәмгысе 520 мең сум бурычлы булып калган.

Ир кеше үз гаебен таныган. Җинаять эше Благовар районара судына җибәрелгән, диләр республика прокуратурасыннан.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас