

Эчкечелек белән хатын-кызлар сирәгрәк авырый, әлбәттә, ләкин аларның дәвалану проценты да азрак.
Белем даирәсе түбән булучылар арасында эчкечелек хәвефе зуррак. Яшьтән эчкечелеккә бирелгән гүзәл затларның гомере уртача алганда 30-40 процентка кыскара, аларның тик 20 проценты гына 50 яшьтән узганчы яши. Ата-анасы эчкече булган балаларның төрле хроник авыруларга, ген мутацияләренә дучар булуы 70 процент чамасы тәшкил итә. Әйткәндәй, эчкечеләрнең хатыннарының да өчтән ике өлеше психик чирләргә дучар була. Алай гына да түгел, ел саен меңләп хатын-кыз исерткеч эчемлекләр кабул иткәннән соң җинаять кыла. Авырлы вакытта эчүче хатын-кызларның 70 проценты төрле йөрәк авырулы, Даун синдромлы, гарип балалар тудыра. Әгәр әти-әнинең икесе дә эчә икән, чирле балалар туу очрагы 100 процентка басарга мөмкин.
Эчкечелек аркасында бик күп бәхетләр җимерелә, бихисап балалар ятим калалар. Таркалган 1000 гаиләнең 500 очрагында спиртлы эчемлекләр гаепле, ди белгечләр.
Фото: metod-center.com