Уйланырга урын бар
9 ноябрь 2022, 09:53

58 баш мал авылга документсыз кайткан

Хәзер сыер-бозауларга да документ кирәк шул...

http://www.rsn-rb.ruhttp://www.rsn-rb.ru
http://www.rsn-rb.ru

Кырмыскалы районының Шәрипкул авылына законсыз рәвештә 58 баш мөгезле эре мал алып кайтканнар.

Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, маллар Алтай краеннан сатып алынган. Әмма аларның яңа хуҗасы мөгезле эре терлекне республикага алып кайтканда ветеринар документларны рәсмиләштермәгән һәм урындагы ветеринария хезмәтенә хәбәр итмәгән.

Россельхознадзор инспекторлары аңа кисәтү ясаган һәм санитар документларны рәсмиләштерү кирәклеген аңлаткан.  

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас