

Башкортстанда 2022 елның сигез аенда уртача хезмәт хакы 46627 сум булган. Августта ул 48605 сумга җиткән.
Гадәттәгечә, безнең республикада иң югары хезмәт хаклары файдалы казылма байлыклар чыгару өлкәсенә туры килә. Бу тармакта эшләүчеләр аена уртача 79,7 мең сум эш хакы ала.
Ә иң уртача түбән хезмәт хаклары тире һәм тире әйберләре, шулай ук кием-салым җитештерү белән шөгыльләнү тармагында икән: аена 21 һәм 21,6 муң сум.
Шунысы уйландыра: уртача булмаган, ә күпчелек кеше кулына алган реаль хезмәт хаклары турында нигәдер хәбәр итеп бармыйлар...