Уйланырга урын бар
7 ноябрь 2022, 04:22

Бу районнарда халык саны кими...

Хәлләр шәптән түгел...

zebra-media.onlinezebra-media.online
zebra-media.online

Башстат хезмәткәрләре агымдагы елның гыйнвар-августында халыкның табигый кимү күрсәткечен өйрәнгән.

Башкортстан буенча халык саны 8704 кешегә азайган. Ягъни 1000 кешегә 3,2 нисбәте туры килә. 16 муниципалитетта бу күрсәткеч республика буенча уртачадан югары, ә 47сендә – түбән.

Халык саны барыннан да бигрәк Бөрҗән һәм Уфа районнарында арткан. Аларда балалар  туу күрсәткече үлем күрсәткеченнән югары: халыкның табигый артуы 1000 кешегә 2,9 туры килә.

Шулай ук Баймак (+1,1), Әбҗәлил (+0,9) районнарында һәм Нефтекама шәһәрендә  (+0,5) халыкның табигый артуы күзәтелә.

Ә менә кайсыбер районнарда сигез ай эчендә халык саны шактый кимегән. Бу кире исемлектә беренче урында Борай районы тора: биредә 1000 кешегә “минус” 11,2 нисбәте туры килә. Шулай ук Федоровка (-10,8), Бакалы (-10,7), Шаран (-10,2) һәм Стәрлебаш (-9,9) районнарында да хәлләр шәптән түгел.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас