

Стәрлетамакта ЮХХДИ инспекторлары штрафларын түләмәгән водительне тотканнар.
“Daewoo Nexia” водителе исәбендә түләнмәгән 116 штраф булган, аларның гомум суммасы 65 мең сумнан артып китә. Бу хакта үзенең телеграм-каналында Владимир Севастьянов хәбәр итә.
Бүздәк районыннан 26 яшьлек водитель әйтүенчә, аңарда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганны фотовидеофиксация камералары теркәгән штрафлар бар. Инспекторлар исә аңа карата 10 административ протокол төзегән.
Боларга өстәп, автомобиль хуҗасының юл-транспорт һәлакәте буенча зыянны капламавы ачыкланган. Аның буенча транспортка арест карала.
Нәтиҗәдә “Daewoo Nexia” автомобилен штрафтукталышка алганнар, материаллар суд приставларына тапшырылган.
Республиканың баш автоинспекторы әйтүенчә, штрафны 60 көн эчендә түләмәгән өчен сумма ике тапкырга арттырыла, яки 15 тәүлеккә административ арест салына яки 50 көнгә кадәр эшләр бирелә.