Уйланырга урын бар
4 ноябрь 2022, 06:58

Сүгенү файдалы, ди

Ә сез сүгенүгә ничек карыйсыз? Ара-тирә андый сүзләрне ычкындырасызмы?

www.kingprice.co.zawww.kingprice.co.za
www.kingprice.co.za

Бездә, гадәттә, сүгенгән кешене өнәп бетмиләр. Ә менә галимнәр аның файдалы икәнлеген исбатлаган.

Бөекбритания һәм Швеция галимнәре бу хакта The Times басмасына интервью биргән. Алар әйтүенчә, сүгенү хәзер әдәпсезлек яки түбән мәдәнилек күрсәткече дип исәпләнми. Чөнки орышу сүзләре ачу һәм авыртуларны басарга , курку һәм дулкынлануларны җиңәргә ярдәм итә, ди тикшеренүчеләр. Моннан тыш, сөйләмендә ара-тирә сүгенү сүзләре кыстырган кеше әңгәмәдәшне елмайтырга, шул сәбәпле, үзара бәхәсне йомшартырга мөмкин икән.

Галимнәр ачыклавынча, әрләшүнең калган сүзләргә караганда “тәэсир көче зуррак”. “Әмма, – ди алар, – сүгенүнең чиге булырга тиеш. Бөтенләй әдәпсез сүзләр куллану килешми. Аннары бу сүзләрне куллануның урынын да белергә кирәк”.

Ә сез сүгенүгә ничек карыйсыз? Әллә үзегез дә кулланасызмы?

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас