

Башстат кайсы шәһәр һәм районнарга халык күченеп килә, ә кайсыларыннан, киресенчә, китә икәнлеген ачыклаган. Моның өчен белгечләр, 2022 елның гыйнвар-август күрсәткечләренә таянып, халыкның миграция хәрәкәтен тикшергән.
Ел башыннан алып кешеләр иң күбе Уфа районына күченеп килгән (10 мең кешегә 158 кеше туры килә). Шулай ук күпләр яшәү өчен Иглин (139), Илеш (55,7), Аскын (47,6) һәм Күгәрчен (43,5) районнарын сайлаган.
Ә менә дүрт район һәм бер шәһәрдә халык санының җитди кимүе күзәтелә. Иң күп халык Ярмәкәй районыннан киткән (10 мең кешегә 190,6 күрсәткече туры килә). Шулай ук Шаран районы (174,2), Агыйдел шәһәре (123,7), Благовар (113,2) һәм Бишбүләк (108,8) районнарыннан читкә китүчеләр шактый.