Уйланырга урын бар
3 ноябрь 2022, 15:31

Ярлымы без, баймы?

Бер ярлы Аллаһыдан сораган: ­-Ни өчен мин шундый ярлы? Аллаһы җавап биргән:

Ярлымы без, баймы?Ярлымы без, баймы?
Ярлымы без, баймы?

Бер ярлы Аллаһыдан сораган:

­-Ни өчен мин шундый ярлы?

Аллаһы җавап биргән:

-Баер өчен башта бирә белергә кирәк.

Ярлы сораган:

-Әгәр дә минем бернәрсәм дә юк икән?

Аллаһы әйткән:

-Синең берничә байлыгың бар: елмаю өләшә торган йөзең, мактый яки җылы сүзләр белән тынычландыра торган телең, һәркем өчен ачык йөрәгең, башкаларга мәрхәмәт белән карый торган күзләрең, кешеләргә булышыр кулларың...

Чынлыкта без һәммәбез дә бу байлыкларга ия. Рухи ярлылыкны исәпкә алмасак...

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас