

“Роскачество” органик сертификация процедурасын үтмәгән, әмма тышлыгында яки тасвирламасында органик чыгышы турында язылган товарларны тикшергән.
Алар арасында чәй, сыр, ярмалар, кипкән җимешләр һәм башкалар булган. Аларның бер өлеше Русиядә, атап әйткәндә, Мәскәү, Тверь, Брянск өлкәләре, Мәскәү шәһәре, Башкортстан, Краснодар краенда җитештерелгән. Икенчеләре Латвия, Финляндия, Италия, Кыргызстан, Эквадор, Австрия, Германия, Шри-Ланкадан кертелгән.
Үсемлекләрдән эшләнгән азык-төлекне – иң киң таралган 397 төрле пестицидларга, ә сөт продуктларын иң еш кулланылган 39 төр антибиотикка тикшергәннәр. Нәтиҗәдә органик азык-төлек таләпләренә туры килмәгән һәм пестицидлар ачыкланган очраклар булган. Ялган органик продуктлар кибетләрдә дә, интернет аша да сатылган.
Кагыйдәләрне бозучылар арасында Башкортстанда җитештерелгән Bio Matcha сәүдә маркасының чәе дә бар. Аңарда флуопирам пестициды табылган. Ул орлыкларны агулау һәм аларны гөмбә авыруларыннан саклау өчен кулланыла.
Белгечләр әйтүенчә, тиешле маркировка булмаганда, ташлыгында “органик” дигән язу гына азык-төлекнең сыйфатлы һәм хәвефсез икәнлеген гарантияләми. Товарның чынлап та органик икәнлеген ничек тикшерергә соң? Моны Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтындагы исемлектә (реестр Минсельхоза) белеп була. Товарның тышлыкта күрсәтелгән исеме һәм җитештерүчесе реестрда һәм сертификатта күрсәтелгән мәгълүмат белән тап килергә тиеш, ә реестрдагы сертификатның “теркәлгән” булуы шарт.