Уйланырга урын бар
3 ноябрь 2022, 06:20

Бахыр егет концерт та оештырып караган да бит...

Сөйгәнең белән аралар бозылса, ниләр генә эшләмәссең.

Бахыр егет концерт та оештырып караган да бит...Бахыр егет концерт та оештырып караган да бит...
Бахыр егет концерт та оештырып караган да бит...

Дуслар, ә сез йөргән кызыгыз белән тиргәшсәгез, соңыннан ничек дуслашасыз? Һәркем үзенчәдер инде, әйме? Кемдер сөйгәне янына чәчәк бәйләме тотып килә, кемдер кинога чакыра, берни бүләк итми генә “әйдә инде, татулашыйк” дип баш иеп килүчеләр дә бардыр.

    Ә менә Мәскәү янындагы Раменское шәһәрчегендә Роман исемле егет сөйгәне белән араларын җайга салу өчен кыз яшәгән йорт янында аңа багышлап... концерт оештырган. “Егетнең максаты изге, Кристина исемле сөйгәне белән татулашасы килгән иде, әммә дуслашу килеп чыкмады”, - дигәннәр соңыннан кызның күршеләре.

    Әйткәндәй, алар егетнең бу идеясен хуплаганнар, аңа теләктәшлек белдергәннәр. “Романга “кайгырма” диясе килә. Ул әле үзен яратачак яхшы кызны табар. Ә менә музыка өчен рәхмәт. Безнең шәһәр кешеләрен куандырдыгыз”, - дигәннәр күршеләре.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас