Уйланырга урын бар
1 ноябрь 2022, 14:16

Стәрлетамак медицина көллияте директорын нишләп эштән азат иткәннәр?

Студентлар яраткан директорлары өчен борчыла икән. 

БРның Сәламәтлек саклау министрлыгында Стәрлетамак медицина көллияте директорын эштән азат итүгә бәйле хәлгә аңлатма бирделәр. Ведомствода колледж директоры Вил Ибраһимовның контракт срогы чыккан, шул сәбәпле ул вазифасыннан читләштерелгән, дип хәбәр итәләр.

“Хезмәткәрне үз теләге буенча колледжның профессор-преподавательләр составына кабул итәргә мөмкиннәр. Әлегә кадрлар бүлегенә андый гариза тапшырылмаган”, – ди министрлык вәкиле.

Моңа кадәр Стәрлетамак медицина көллияте студентлары республика Башлыгы Радий Хәбировның “ВКонтакте”дагы битенә яза башлаган иде. Алар колледж директоры Вил Ибраһимовны вазифасында калдыруны үтенә.

“Без профессор, медицина фәннәре докторы, БРның атказанган табибы, хөрмәтле директорыбыз Вил Ибраһимовны эштән җибәрүләрен белеп калдык. Эштән азат итүнең сәбәбен белмибез. Без колледжыбызны һәм директорыбызны яратабыз. Һәм җитәкчелек алмашынуын теләмибез. Безнең Вил Рәшит улы 10 ел дәвамында тудырган уңайлылык һәм җылы психологик атмосферада укыйсыбыз килә”, – диелгән студентлар хәбәрләрендә. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас