Уйланырга урын бар
31 октябрь 2022, 07:51

Үлгән әнисе исеменә кредит алган

Кырын эш кырык елдан соң да беленә шул...

smartik.rusmartik.ru
smartik.ru

Кайсыберәүләр кредит рәсмиләштерү өчен кырын эшләр кылырга да чирканмыйлар.

2020 елның декабрендә Мәләвез районында яшәүче бер хатын, мәрхүм әнисенең мобиль кушымтасы белән файдаланып, 30 меңгә якын кредит алу өчен онлайн рәвештә анкета тутыра, дип хәбәр итәләр Башкортстан прокуратурасыннан.

Банк гаризаны дистанцион тикшерә, раслый һәм банк исәбенә акча күчерә. Хатын бу акчаларны үз ихтыяҗы өчен куллана.

Кырын эш кырык елдан соң да беленә, диләр. Әлеге хәл дә фаш була. Хатын гаебен таный. Аңа карата “мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше ачыла.  

Әле бу эш Мәләвез районы судына җибәрелгән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас