Уйланырга урын бар
31 октябрь 2022, 05:09

Безгә Хэллоуинның кирәге бармы?

Бу бәйрәмнән баш тартырга кирәк дигән тәкъдимнәр бар. Ә сез ничек уйлыйсыз?

daytimenews.rudaytimenews.ru
daytimenews.ru

Соңгы елларда Хэллоуин бәйрәмен зурдан кубып билгели башладылар. Ул аеруча яшьләргә ошый. Берсеннән-берсе куркынычрак маскалар киеп йөрү үсмерләр өчен кызыктыр, әлбәттә. Әмма асылда бу безнең бәйрәм түгел.

Дәүләт Думасында да шул хакта сүз кузгатканнар. Мәгариф буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова Хэллоуинны Русиядә билгеләргә кирәкми, ди. “Үлем, шөбһә, канны тасвирлаучы бу бәйрәмнән күптән инде баш тартырга кирәк. Чөнки ул безнең традицияләр өчен ят нәрсә”, – ди парламентарий.

Аның әйтүенчә, бүген яшьләр һәм үсмерләр арасында агрессия болай да нык арта, шуңа балаларга кире геройлар, кан рәсемнәрен тәкъдим итү дөрес түгел. “Мондый ямьсез бәйрәм ничек ошарга мөмкин? Аңламыйм”, – ди депутат.

Дәүләт Думасының Мәдәният буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Певцов та әлеге бәйрәмне безнең илдә кире кагарга тәкъдим итә.

“30 ел буена безгә тагарга маташкан психологик, идеологик җирәнгечлектән арынырга кирәк”, – ди Русиянең халык артисты. Аның фикеренчә, чит көчләргә мөрәҗәгать итү хәвефле булырга мөмкин. Кореядә 150дән артык кеше үлгән фаҗигә хакында да уйланырга чакыра җырчы.

Федерация Советының Дәүләт суверенитетын яклау буенча комиссиясе җитәкчесе Андрей Климов та Русиядә Хэллоуинны билгеләүгә каршы. Аның сүзләренчә, үлем культы Көнбатышта урта гасырлардан ук килә. “Ә безгә бу бәйрәмнең бер кысылышы да юк”, – ди ул.

Ә сез ничек уйлыйсыз: Хэллоуинның безгә кирәге бармы?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас