Уйланырга урын бар
30 октябрь 2022, 07:59

Өйләнешеп, бер ел дә яшәмиләр...

Ә бит барысы да бик матур башлана, зурдан кубып туйлар үткәрәләр. 

https://vk.comhttps://vk.com
https://vk.com

Ни кызганыч, бүгенге яшьләрнең бер өлеше гаилә коруга, ЗАГСта язылышуга җиңел карый. Бүген өйләнешеп, иртәгә аерылышкан очраклар да шактый.

Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2021 елда аерылышкан парларның 10,3 проценты гаилә корып бер ел да яшәмәгән. 21,7 проценты – 2-4 ел яшәгәннән соң, 28,6 проценты – 5-9 ел, 13,5 проценты 20 һәм аннан күбрәк ел бергә яшәгәннән соң аерылган. Тиз арада аерылышкан парлар әйтүенчә, алар я ашыгып өйләнешкән, я гаилә тормышына әзер булмаган. Шуңа микән, бүген яшьләр гражданлык никахы белән яшәүгә өстенлек бирә.

Әлбәттә, аерылышуның сәбәпләре төрле. 2018 һәм 2020 елларда беренче ике урынны тормышка карашлар төрле булу, үзара аңлашмау һәм хыянәт кебек сәбәпләр алып торган. 2018 елда өченче урында – ир яки хатынның эчкече яки наркоман булуы, ә 2020 елда матди авырлык торган. Пандемиядән соңгы чорда яңа сәбәпләр барлыкка килгән. Хатыннар ирләренең төрле комарлы уеннар белән мавыгуын, хисләр суынуын, ЭКОга бәйле уңышсызлыкларны, депрессияне күрсәткән. Ә ир-атлар хатыннарының сектага китүен, дингә бирелүен, балаларны карамавын һәм чыгып китеп югалуын әйткән.

Гомумән, гаиләләр таркалу, гаилә коруга ашыкмау күренешләре узган гасырның 70нче елларында ук арта башлаган, ди демографлар. Моңа инде яшьләрнең башта белем алырга, карьера төзергә омтылуы, торак мәсьәләсен хәл итәргә теләве үз ролен уйный. Шулай ук Көнбатышның ирекле никах модасына иярүчеләр дә аз түгел.

 “Өстәвенә, бүген дәүләт тарафыннан һәм җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләренә игътибар аз, – ди “Гаилә” республика үзәге белгече Яна Скрябина. – Балалы гаиләләргә ярдәм чаралары икътисади яктан дәртләндерү булып тора. Әмма шулар янына гаилә кыйммәтләрен көчәйтүгә, балалар үстерүгә кызыксыну булдыруга, гаилә абруен арттыруга юнәлтелгән чаралар җыелмасы да кирәк”.

Гаилә – һәркемнең үз эше, дисәләр дә, бу мәсьәләне хөкүмәт, ил җитәкчелеге дәрәҗәсендә хәл иткәндә генә демографик үсешкә ирешеп буладыр ул. Сез ничек уйлыйсыз?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас