

Подмосковьеда исерек кошлар күренә башлаган, ди. Шулай да була микән ни, диярсез? Була икән шул.
Кошлар ачыган җиләк-җимешләрне ашап исерә икән. Аннары үзләрен салмыш кешеләр кебек тота башлый.
“Русия кошларын саклау берләшмәсе”нең гыйльми хезмәткәре Елена Чернова аңлатуынча, кошлар ачыган җиләкләрне зур канәгатьлек белән ашый. “Алкоголь аларга кешегә тәэсир иткән кебек үк йогынты ясый. Шуңа кошларның кыланышлары үзгәрә”, – ди ул.
Мондый кошка юлыксагыз, аны нәрсә эшләтергә?
“Кошны, берәр әрҗәгә салып, караңгы тыныч урынга куярга кирәк. Ул берничә сәгать йокласын. Уянгач, аны чыгарып җибәрергә була. Уянып бераз вакыт үткәч, кояшка су бирергә кирәк. Чөнки аның нык итеп эчәсе киләчәк”, – дип аңлата орнитолог.