Уйланырга урын бар
28 октябрь 2022, 08:50

Ирләр дә пластик операция ясата

Алар күбрәк кайсы төшләрен “матурлый”?

mk.rumk.ru
mk.ru

Бүген пластик операция эшләтү модасы таралды. Бигрәк тә шоу-бизнес “йолдызлары” шул чир белән “авырый”.

Хирург һәм медицина фәннәре докторы Дмитрий Давыдов ир-егетләр эшләткән иң популяр пластик операцияләрне әйткән. Пациентларның күбесе липосакция эшләүләрен сорап мөрәҗәгать итә икән. Шулай ук күз кабагы, борын һәм күкрәк бизләренә пластика ясаталар.

“35 яшькә кадәрге егетләр башлыча танау формасын үзгәртергә тели, – ди табиб. – Кайсыберәүләр борыннарының тышкы яктан матур булуын теләсә, икенчеләре өчен ул тын алуны яхшырту өчен кирәк”.

50 яшьтән өлкән ир-атлар гәүдәдә яшькә бәйле үзгәрешләр сәбәпле пластик хирургларга мөрәҗәгать итә. Алар, маңлай, күз кабагы, күз асты, биткә пластик операция ясатып, картлык билгеләреннән котылырга тели.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас