Уйланырга урын бар
26 октябрь 2022, 09:06

Ковид акчасын үлгәннән соң биргәннәр

Суд кушкач кына түләгәннәр. 

medikforum.rumedikforum.ru
medikforum.ru

Мәчетле районы үзәге Олы Ыктамак үзәк район дәваханәсе, суд карары кушуы буенча, үзенең хезмәткәрләренә “ковид өчен өстәмә акча” түләгән. Ә бу акчалар ике ел элек түләнергә тиеш булган...

Республиканың Дәүләт хезмәт инспекциясеннән хәбәр итүләренчә, медучреждениеның шәфкать туташлары, санитарлар һәм дезинфекция үткәрүчеләргә бурычы җыелган. Чөнки тикшерү нәтиҗәсе күрсәтүенчә, “коронавирус” диагнозы расланган вакытта – 2020 елның июлендә медперсоналга бер тапкыр түләнергә тиешле акчалар исәпләнмәгән һәм түләнмәгән.

Бүген, суд карарына ярашлы, түләүләр бирелгән. Ләкин, ни кызганыч, бер шәфкать туташы бу көнгә кадәр яшәмәгән...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас