

Бүген дөньяда барган вакыйгалар ковидны бераз оныттыргандай булса да, галимнәр аны тикшерүен дәвам итә.
Һәм соңгы яңалыкларның берсе шул: өч галимнән торган төркем бу чирнең лабораториядә барлыкка килүен раслаучы дәлилләрне тапкан. Тикшерүчеләрнең берсе – немец галиме Валентин Бруттель әйтүенчә, ковид 99,9 процентка табигый вирусның ясалма күчермәсе булып тора.
Бруттель сүзләренчә, ул 2021 елның җәендә үк Sars-CoV-2 геноманда аномаль күренеш барлыгына игътибар иткән. Шуннан алып ул ковидның барлыкка килүен тиешерүләрдә катнашкан. Белгечләр вирусның геномында даими кабатланучы схема-үрнәкне (паттерн) ачыклаган һәм аны табигый вирусларның төзелеше белән чагыштырып караган. Бак дисәң, табигый вирусларда бу геномнар теләсә ничек урнашкан, ә ясалма вирусларда билгеле бер тәртиптә торалар икән.
“Тикшерүләр шуны күрсәтә: ковид 99,9 процентка ясалма булып тора һәм ул табигый вирус үрнәгендә эшләнгән булырга мөмкин”, – ди Бруттель.
Аның аңлатуынча, кайсыбер лабораторияләр ковидны барлыкка киттерүдә кулланган булырга ихтимал алымнарны синтетик вируслар җитештерү өчен куллана. Ул үзе дә бу алымнар белән эш итә икән. Ләкин “бернинди дә зыян китерми торган” дарулар, әйтик аутоиммун чирләрне дәвлау өчен препаратлар эшләү өчен куллана.
Әйткәндәй, Британиянең Lancet медицина журналының ковид буенча комиссиясе ике ел буена үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәсен бастырган иде. Анда да коронавирус лабораториядә барлыкка килгән булырга ихтимал дип әйтелгән. Ләкин АКШ вирусларны тикшерү нечкәлекләрен ачарга теләми һәм бу тулы экспертиза үткәрергә комачаулый дип язган иде авторлар.
Хәзер инде галимнәр хакыйкатькә якынлашып бара булса кирәк.