Уйланырга урын бар
21 октябрь 2022, 03:57

Сезнең юлларда нинди язулар бар?

Ничек уйлыйсыз: китеп барганда туктап, мондый язуларны укучылар күпме?

Уфа хакимияте.Уфа хакимияте.
Уфа хакимияте.

Уфада юл чатларындагы тротуарларда кисәтүче язулар барлыкка килгән. Алар җәяүлеләрне һәм велосипедчыларны уяу, игътибарлы булырга һәм юл аркылы чыкканда кагыйдәләрне үтәргә чакыра.

Язуларны башкала хакимиятенең төзелеш һәм юлларны ремонтлау идарәсе хезмәткәрләре игътибарны җәлеп итүче сары төстәге буяу белән яза.

“Мондый профилактик чаралар җәяүлеләргә, бигрәк тә үсмерләргә һәм яшьләргә, юлны смартфоннарга текәлеп түгел, ә игътибар белән чыгарга кирәк дип искәртә. Шуңа язулар ерактан күренеп торсын өчен ачык сары төстәге буяулар кулланыла”, – диләр шәһәр хакимиятеннән.

Әлеге язулар балаларның игътибарын җәлеп итәр дип ышанасы килә. Ә сезнең яклардагы юлларда кисәтүче язулар бармы?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас