Уйланырга урын бар
21 октябрь 2022, 12:24

Ирең сердәшең булсын!

Араларны ничек җылытырга һәм бер-берең белән уртак телне ничек табарга соң?

Ирең сердәшең булсын!Ирең сердәшең булсын!
Ирең сердәшең булсын!

Бүген гаиләләрдә ир һәм хатынның бер-береңне аңлый алмау проблемасы еш очрый. Әйе, ир белән хатын үзләре дә бу хакта:  “парлы яшибез, ә менә сөйләшергә-аңлашырга, киләчәккә планнар корырга, хыяллар төзергә янда кешем юк”,- дип зарлана.

   Араларны ничек җылытырга һәм бер-берең белән уртак телне ничек табарга соң? Психологлар бу уңайдан күбрәк җаваплылыкны хатын-кызга тапшыру яклы.

                              Эштән елмаеп каршы ал!

   Еш кына гүзәл затлар “без ирем белән аралашмый башладык”,- диләр. Ә бит алар күбрәк үзләре гаепле була. Мондый йортта кичләр ничек үтә, дисезме? Гадәттә, анда аралашу мөмкинлеге булмый. Мәсәлән, хатын кич эштән арып кайткан иренә өстәлгә ризыкны китереп куя да, үзе башка эш табып, бүлмәгә китә. Ир дә ашап беткәннән соң бүлмәгә керә, ә хатын кире аш бүлмәсенә кузгала. Менә шулай итеп, хатын-кыз аралашудан үзе үк кача булып чыга. Аларга мондый киңәш бирәсе килә: кадерле гүзәл затлар!Ирегез белән бергә булу мөмкинлеге бүләк иткән һәр мизгелнең кадерен белегез!

                            Бергә эшләсәң, җиңелгәрәк туры килә

   Күпләр психологка авыз ачарга да ирек бирми: “мин аның белән аралашырга ничек вакыт табыйм? Өйдә эш – бихисап, ә ир белән балалар ярдәм итәргә ашкынып тормыйлар”, янәсе. Бу очракта, әлбәттә,  көндәлек гадәти тормышка үзгәрешләр кертергә кирәк! Мәсәлән, вак-төяк мәшәкатьләрне барсына да бүлеп бирегез, яки аларны бергәләп эшләгез. Кичке аш табынын бергә әзерләү, ә табак-савыт юу, бәрәңге әрчү һ.б. эшләрне бүлешеп  эшләү, шул ук вакытта көннең ничек үтүе турында сөйләшү-аралашу бигрәк күңелле булачак бит.

Фото:  Фото: nastroy.net

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас