Уйланырга урын бар
21 октябрь 2022, 15:45

Идәнне иске тастымал белән юарга ярамый, диләр

Ни өчен? Ә сез моңа ышанасызмы?

Руфина ТаҗиеваРуфина Таҗиева
Фото:Руфина Таҗиева

Өлкән яштәге танышым “идәнне иске тастымал белән юарга ярамый” диде. Ни өчен? Төрле ырымнарга ышанырга кирәкме?

     Танышымның җавабын ишеткәч, чыннан да, ярамый икән, дигән фикергә килдем.  Ул: “Начарга була, сыналган”, - диде. Хәер, кемдер ышана, кемдер юктыр инде.

     Интернет болай ди: борынгы ышануларга карасак, тастымал – күп кенә чиркәү обрядларының алыштыргысыз атрибутикасы булган.  Ул аның белән файдаланган кешенең энергетикасын үзенә туплый дип санала. Һәм аны, кирәкми дип, чыгарып ташласаң, яки башка мәнфәгатьтә файдалансаң,  имеш,  кешене төрле күңелсезлекләр көтә икән. Шуңа күрә борынгылар иске тастымалны ташламаганнар, ә тәртипкә китереп,  шкафта саклаганнар. Ул үзенә күрә “саклаучы талисман” саналган – аны кызыл чигү җепләре белән чиккәннәр һәм буыннан буынга тапшыра килгәннәр.

     Шулай да, иске тастымал белән идән юсаң, нәрсәләр булырга мөмкин соң?

  • Болай итү – йорттан бәхетне һәм муллыкны юып чыгару була, диләр
  • Өйләнмәгәннәр һәм кияүгә чыкмаганнар мәңге ялгыз калачак, имеш
  • Сәламәтлек белән проблемалар булырга мөмкин
  • Гаиләдә җәнҗал чыгарга мөмкин.

 Әлбәттә, ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше.

 

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас