

Тик чүплеккә күпләп чыга. Сәбәбе? Хуҗасызлык!
“Русия экологик операторлары” белгечләре русиялеләрнең ел дәвамында чүплеккә 500 кг алтын ташлавын исәпләп чыгарган.
Аннан тыш чүп савытларына көмеш, палладий, платина һәм башка шундый затлыдан-затлы нәрсәләр кереп китә, ди оешма җитәкчесе Денис Буцаев. –
Русиядә ел саен 1,5 миллион тонна электрон һәм электрика җиһазлары чүпкә чыга. Электрониканың күп өлеше – ул көнкүреш техникасы (67%, яки 1 млн тонна). Уртача печатьле платаларда затлы металлар бер тоннага 25 грамм тәшкил итә.
Шуннан чыгып нәтиҗә ясала, русиялеләр 955 тонна көнкүреш техникасын чүпкә чыгаралар, аның составында 0,5 тоннадан артык алтын да китә!».
Хезмәт итеп таушалган электрон техниканың 5 % утильгә китә. Калганы җиргә күмелә. Бу тоташ хуҗасызлык билгесе.
Климатик һәм суыткыч җиһазлар электрон чүпнең 22% тәшкил итә.
Тагын 9% –IT-җиһазлар һәм офис техникасы. Аларда бромлы антипиреннар бар, алар янганда сәламәтлек өчен аеруча куркыныч канцерогеннар бүлеп чыгара. Кайсыберләре кешеләрнең эндокрин системасына зыян китерә. Терекөмешле лампочкалар – ул тагын 2% электрон чүп.
Шуннан соң уйлап карыйбыз инде, ул чирләр каян чыга?
Цивилизация рәхәтлекеләрен куллангач, юк итә белергә дә кирәк шул.
Фото: russia24.pro, kick-league.ru