Уйланырга урын бар
17 октябрь 2022, 05:10

Зарарсызландырылган!

Гөмбә җыючы бәлагә тарый язган.

Зарарсызландырылган!Зарарсызландырылган!
Зарарсызландырылган!

Гөмбә җыючы бәлагә тарый язган.

 

 Башкортстан Росгвардия хезмәткәрләре гөмбә җыючы тап булган снарядны зарарсызландырган.

Бу артиллерия снаряды Гражданнар сугышы елларыннан бирле урманда яткан. Аңа Иглин районының Октябрьский поселогы янындагы урманда гөмбә җыючы кеше тап булган.

Сәер предметларга игътибар иткән гөмбәче хәбәр иткәч, ОМОНның инженер-техниклар бүлеге хезмәткәрләре бу урынга барып җиткән. Тикшерү узгач, тутыгып ятучы бу тимерләрнең 76-ммлы артиллерия снаряды булуы ачыкланган.  Алар Гражданнар сугышы елларыннан ук яткан дигән карарга килгәннәр.

 Хәвефсезлек таләпләре буенча, снарядлар кешеләр яшәгән урыннан ерак карьерда юк ителгән.

Росгвардия хезмәтләре снаряд, мина яки гранатага охшаш предметларга тап булганда бик сак булырга, аларга якын бармаска, бу хакта хәвефсезлек органнарына хәбәр итәргә киңәш бирә.

 

Зарарсызландырылган!
Зарарсызландырылган!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас