Уйланырга урын бар
17 октябрь 2022, 08:42

Яңа елда шау-шулы бәйрәмнәр булмаячак

Хәбиров: “Бәйрәм өчен әйберләр сатып алмасак та – үлмәсбез”.

altai-info.comaltai-info.com
altai-info.com

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген, 17 октябрьдә, оператив киңәшмәдә махсус хәрби операция барган вакытта, артистлар җәлеп итеп, зур бәйрәмнәр үткәрүне, акчалар түгүне тыйды.

“Мин барыгыздан да шуны сорыйм: якын арада концертлар һәм күңел ачу чаралары турында онытып торыгыз. Мин бу мәсьәләне шәхсән үзем контрольдә тотачакмын. Алда Яңа ел. Без аны үткәрәчәкбез, гаиләләр безнең хәстәрлекне күрергә тиеш. Ә балалар, бернигә карамастан, бәйрәм һәм бәхетне тоярга тиеш”, – диде төбәк җитәкчесе.

Ул шулай ук район һәм шәһәр хакимиятләре башлыкларына яңа ел иллюминациясен яңартуны тыйды.

“Бернинди яңа чыршылар булырга тиеш түгел. Сезнең барысы да бар. Бәйрәм өчен әйберләр сатып алуны тыям. Аларсыз да үлмәсбез. Яңа елны болай да яхшы кәефтә үткәрербез”, – дип кисәтте Радий Хәбиров.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас