Уйланырга урын бар
17 октябрь 2022, 06:54

Эшсезләрне төзелешкә җибәрерләрме?

Бүген күп кеше эш таба алмый...

news1.runews1.ru
news1.ru

Бүген эшсезләр саны шактый. Аларны төзелешкә җәлеп итәргә кирәк, дип белдергәннәр илнең Төзелеш министрлыгында.

“Әлеге вакытта төзелеш тармагында 11 миллион кеше эшли. Бу аз. Тагын 3-5 миллион кеше кирәк. Шул ук вакытта мәшгульлек оешмаларында озак вакыт эш таба аламаган 1,8 миллионнан күбрәк кеше исәптә тора”, – дигәннәр Төзелеш министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый советтан.

“Тәҗрибәләре булмагач, девелоперлар аларны эшкә чакырмый. Ә бит эш эзләүчеләрне төзелешкә җәлеп итәргә булыр иде. Мәшгульлек үзәкләрендә кадрларны яңадан укытуны җайга салырга мөмкин. Укып чыккан кешеләрдән мобиль төзелеш бригадалары булдырып, аларны төрле проектларга җәлеп итәргә була”, – ди Иҗтимагый советның һөнәри белем буенча комиссия сәркатибе Надежда Прокопьева.

“Төзелешкә кирәкле түбән квалификацяле кадрларны, мәсәлән, ташчылар, җәючеләрне тиз арада әзерләргә мөмкин. Ә югары квалификация таләп иткән белгечләрне, әйтик, электр һәм газ буенча эретеп ябыштыручылар, монтажниклар, электрика һәм автоматика буенча белгечләр, бетончыларны укыту авыррак һәм озак вакыт кирәк”, – дип аңлата Иҗтимагый советның проектларны финанслау буенча комиссия җитәкчесе Рифәт Гарипов.

Исегезгә төшерәбез: пандемия башлангач, төзелеш тармагында да кадрлар проблемасы килеп туды. Бүген девелоперлар бу мәсьәләне кем ничек булдыра – шулай хәл итә. Кайсыберәүләр җәза срогын үтүчеләрне җәлеп итә. Икенчеләр Урта Азиядән эшче куллар чакыра, хәтта Куба, Африка һәм Ерак көнчыгыш дәүләтләреннән эшчеләрне җәлеп итүчеләр бар.

Шул ук вакытта үзебездә миллионнан артык кеше эш эзли...

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас