Уйланырга урын бар
14 октябрь 2022, 16:00

Егетләр нинди кызларга өйләнергә теләми?

Әллә инде мәхәббәтнең күзе сукырмы?

do-slez.comdo-slez.com
do-slez.com

Ир-егетләр нинди һөнәр иясе булган хатын-кызларга өйләнергә теләми? SuperJob сервисы Уфа ир-егетләреннән шул хакта кызыклы сораштыру үткәргән.

Җавап бирүче көчле затларның һәр җиденчесе: “Полициядә эшләүче гүзәл затка өйләнмәс идем”, – дип әйткән.

Ир-атларның сигез проценты түрә хатын-кызларны тормыш иптәшенә сайларга теләми. Җиде проценты биюче, модель, җырчы һәм актриса белән никахны үз итми. Егетләрнең алты проценты табиб яки шәфкать туташы, шулай ук укытучы белән гаилә кормас идем дип җаваплаган. Дүрт проценты тормыш иптәшенең сатучы булуын теләми.

Һәм җавап бирүче ир-егетләрнең нибары һәр бишенчесе генә сөйгәненең нинди һөнәр иясе булуы мөһим түгел дип әйткән.

Кадерле гүзәл-затларыбыз, ә сезнең тормыш иптәшләрегез һөнәрегезгә карата нинди фикердә?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас