Уйланырга урын бар
10 октябрь 2022, 08:39

Түрәләрнең фейк аккаунтлары күбәйгән

Кайда дөрес, кайда ялган – ничек аерырга?

Бүген, 10 октябрьдә, хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә социаль челтәрләрдә түрәләрнең ялган сәхифәләре күпләп барлыкка килүе турында әйтелде. Бу хакта төбәк башлыгы хакимиятенең социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, Республика белән идарә үзәге хезмәткәрләре шуны ачыклаган: кешеләрдән килгән сорауларга шәһәр һәм район башлыклары, шулай ук төбәк җитәкчесе һәм хөкүмәт премьер-министры исеменнән фейк, ягъни ялган сәхифәләрдән җавап бирә башлаганнар.

“Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә дөрес булмаган мәгълүмат, фейклар саны артты. Шуңа игътибар итәргә кирәк: район башлыкларының, министрлар һәм комитет җитәкчеләренең, республика Башлыгы Радий Хәбировның һәм хөкүмәт премьер-министры Андрей Назаровның – барысының да рәсми сәхифәләренә дөреслекне дәлилләүче “галочка” куелган. Бу галочка сәхифәнең нәкъ сезнеке булуын раслый. Ә клон-сәхифәләргә ышанырга ярамый”, – ди Елена Прочаковская.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас