Уйланырга урын бар
7 октябрь 2022, 10:59

Өйләнгән ир белән бәхет табып буламы?

Психологка соравым бар...

Өйләнгән ир белән бәхет табып буламы?Өйләнгән ир белән бәхет табып буламы?
Өйләнгән ир белән бәхет табып буламы?

Психологка соравым бар...

   Укучыларыбыздан килгән хатларга бүген Чакмагыштагы “Гаилә” хезмәте психологы Гөлшат Флүр кызы Якупова җавап бирә.

   Беренче сорау:

   Эштә бер коллегам бик озак инәлеп, мәхәббәтен аңлатып йөрде. Ләкин хатыны барлыгын белгәннән соң, мин аны кире кактым. Бер-ике ай үттеме икән, ул үзенең аерылышуы турында әйтте һәм безнең сөю-сәгадәт чоры башланды. Ләкин... сөйгәнем мине алдады – алар хатыны белән бергә яшәмәсәләр дә, рәсми рәвештә  аерылышмаганнар икән. Мин аны нык-нык яратам һәм гаилә корырга хыялланам. Ләкин ул катгый рәвештә: “Аерылышырга җыенмыйм!”,- диде. Хәзер инде нишләргә дә белмим. Аның белән дә булырга телим, алдашуын да гафу итә алмыйм...

                                                     Ләйлә, Нефтекамск шәһәре.

   Җавап:

   Ләйлә, сезнең коллегагыз – өлгереп җитмәгән бер кеше булып чыга һәм ул җаваплылыктан курка. Сезне мөнәсәбәтләргә тартып, шул ук вакытта аерылышырга да теләмичә, ул якынлык турында иллюзия генә тудыра. Син үзең “алдашуны гафу итә алмыйм”, дисең, үзең һаман аның белән. Мөгаен, сине яхшырак кешене очрата алмам инде дигән курку  гына аның белән калырга мәҗбүр итәдер.

  Киңәшкә килгәндә, син бу ирнең гаилә мәсьәләсенә карата карашын үзгәртергә, яки инде аның алдашулары белән килешеп, нәрсәгә дә риза булып, аның янында кала аласың. Шулай ук, бернигә дә карамыйча, аннан китә дә аласың. Хис-тойгыларыңны йөгәнләп, учыңа кысып...

   Әлбәттә, башта бик-бик авыр булыр, гомердә дә аны оныта алмассың кебек тоелыр, ләкин вакыт яраларны төзәтә. Бәлки, язмыш сине киләчәктә үзеңне яраткан һәм хөрмәт иткән, намуслы кеше белән очраштырыр.

   Менә сиңа тәкъдим ителгән өч юл һәм син аларның берсен сайлап алырга тиеш булачаксың...

Фото: xn--80ajjjhhggdl2e.xn--p1ai

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас