

Кияүгә чыгу яки өйләнер алдыннан без барыбыз да “Киләчәктә безне бәхеттән генә торган тормыш көтәдер”,- дип уйлыйбыз. Уңайлы һәм матур йорт, тәмле ашлар, чиксез мәхәббәт турында хыялланабыз, бер-беребезгә “газизем” дә, “алмам” дип кенә дәшәрбез кебек. Ләкин, күп тә үтми, күпләр аптырашка кала: “Мин өмет иткән бәхетле гаилә, бәхетле мәхәббәт мондый түгел икән бит!”
Гаиләдә каршылыклар еш килеп чыга. Шуңа күрә, гаилә ныклы булсын өчен, дөрес итеп талаша да белергә кирәк, ди белгечләр.
Ата-аналар гаеплеме?
Уртак тормыштан күңеле кайткан кеше, ирме ул, яки хатынмы, гадәттә, сәбәп эзли башлый. Монда әллә ниләр уйлап та торасы юк кебек. Әлбәттә, ул икенче яртысын гаепли. Янәсе дә, аның эшләгән эшләре дөрес түгел, җитмәсә, холкы начар. “Менә ул, әгәр дә үз-үзен тотышын үзгәртсә, гаиләбездә бар да җайланыр иде”,- дип фикерли ир яки хатын. Шулай итеп гаилә эчендә талаш-ызгышлар ешая бара.
“Гаилә эчендә әгәр дә тавыш купкан икән, иң элек аның сәбәпләрен ачыкларга кирәк,- ди белгечләр.- Гадәттә, сәбәп бер була – иргә яки хатынга нәрсәдер җитми. Сөйләшкән вакытта кемгә нәрсә җитмәве ачыкланса да, күпләп проблеманы хәл итә алмый. Эш шунда – күпчелек кешеләр үз-үзен һәрвакыт бертөрле тота. Мәсәлән, берсе һәрвакыт икенчесенә бәйләнә, икенчесе үзен якларга маташа. Икесенең дә үз-үзен тотышлары балачакларындагы хис-кичерешләргә нигезләнгән була. Без еш кына, хәтта олыгайгач та әле, балачагыбызда ачыкланып бетмәгән нәрсәләргә ачыклык кертергә тырышабыз”.
Гаиләдә килеп туган каршылыклар һәрвакыт сезнең ирегез яки хатыныгызга, дустыгызга турыдан-туры бәйле булмавын аңлау мөһим. Еш кына безнең бер-беребезгә карата булган гаепләүләр уйлап чыгарылып, чынбарлыкка бернинди дә катнашы булмый.
Кайвакыт ир белән хатын үз әти-әниләренә бәйле булган балачактагы үпкә-ачуларын тышка чыгара. Ягъни, монда “күчерү” күренеше урын ала. Җәмәгатебезне без, гадәттә, әтигә яки әнигә охшатабаз. Ә менә ул үзе бу хакта бернәрсә дә белми, әлбәттә...
Әйткән сүз – аткан ук
Гаиләдәге каршылыклар, гауга-талашлар котылгысыз, ди психологлар. Ир белән хатынның холкы, дөньяга карашлары, көнкүрештәге гадәтләре, тәрбиясе, яхшылык һәм яманлыкны ничек күзаллаулары бер-берсенә һәрвакытта да туры килеп бетми.
Ләкин талашуның да тәртибе бар икән ул! Чынлыкта, төрле кешеләр төрлечә талаша. Мәсәлән, хисле кешеләр савыт-саба вата, бер-берсенә карата начар сүзләр әйтә, сүгенә. Мондый төр гауганың кызган вакытына туры килсәң, ызгышның сәбәбен һәм сүзнең ни турыда барганын да аңлавы кыен була. Әлеге хәлдә чыгуның бер генә юлы бар: кемдер үзен акыллы тотарга һәм... дәшми калырга тиеш.
Тик бу очракта да җәмәгатеңнең ачуын тагын да ныграк кабартырлык итепдәшми калу турында сүз бармый. Дәшми калуны тик яхшы күңел, изге уйлар белән эшләргә кирәк. Мәсәлән, “Әйдә, тынычланыйк, иртәгә барсын да уртага салып сөйләшербез”,- дип. Ә һич тә үзеңне тәкәббер тотып: “Ятый, синеңчә булсын инде”,- дип (ягъни үзеңнең барыбер дә хаклы булуыңа басым ясап) әйтергә ярамый.
“Тавыш-гаугада һичкайчан дөреслек булмый. Адәм баласы кызып киткән чагында чынбарлыкны, башка кешенең сүзләрен тиешенчә һәм дөрес итеп кабул итә алмый,- ди белгечләр бу уңайдан.- Шуңа да хискә артык бирелгән хәлдә үз-үзебезне тотышыбызның, гамәлләребезнең бернинди уңай нәтиҗәсе дә булмаячак”.
Фото: dmitrovhram.ru