Уйланырга урын бар
7 октябрь 2022, 10:56

Ит эчендә – шприц

Берәүләр тәмле ит белән сыйланырга уйлаган...

Руфина ТаҗиеваРуфина Таҗиева
Фото:Руфина Таҗиева

Түбән Новгородта кибеттә сатып алынган ит эченнән ...шприц чыккан. “Дуңгыз итен “Лента” супермаркетыннан сатып  алган идек, - дип хәбәр иткән бер ханым. – Пешергәч, турый башлаган идек, эченнән шприц сыныгы килеп чыкты”.

Ярый әле  ит сатып алучылар  энә сыныгын  итне ашый башлаганчы  күреп калганнар. Алар магазинга дәгъва белдергән. Кибет аны берсүзсез кабул итеп алган. Шулай булмый ни! Һәм сатып алучыга акчаны кире кайтарып биргәннәр.

Чыганак: m.vk.com

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас